Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ата кеше җаваплылыгы

Казанда, күпьеллык тәнәфестән соң, республика белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре съезды булып узды. Аның эшендә өч ул үстерүче 32 яшьлек Марат Нургалиев та катнашты.

Татарстанда мондый чара беренче тапкыр моннан 10 ел элек үткәрелгән иде. Ата-аналар белән әлеге очрашуның максатын ТР мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов соңгы вакытта Татарстанда булган белем бирү өлкәсендәге реформалар буенча фикер алышу буларак билгеләде. Съездның төп бурычы - мәгариф системасының һәм ата-аналарның тотрыклы партнерлыгын булдыру. Баулы районыннан съездга татар гимназиясенең ата-аналар комитеты активисты, әлеге гомумбелем учреждениесенең аталар советы әгъзасы Марат Нургалиев делегат булып барды. Башка күп кенә ата-аналарга кебек үк, мәгариф министры аңа, актив тормыш позициясе өчен, рәхмәт хисләрен белдереп, Рәхмәт хаты тапшырды.
Марат Хәмзә улы, мәгариф системасы балага, белем биреп кенә калмыйча, шулай ук шәхси үсеш, кешеләр белән аралашырга өйрәнү юнәлешләрендә дә тәрбия бирерлек итеп төзелергә тиеш, дип саный. Үзләренең ике улларын (өченче улларына яшь ярым) алар тормыш иптәше Гүзәл Равил кызы белән, туган телләрен яхшы белсеннәр, татар мәдәниятеннән аерылмасыннар дип, татар гимназиясенә махсус биргәннәр.
Марат һөнәре буенча нефть промыселы җиһазлары инженер-механигы, лаборатория (нефть промыселы җиһазларын диагностикалау буенча) мөдире булып эшли, хатыны - адвокат. Бер караганда, мондый җитди һөнәргә ия кешеләрнең романтика өчен вакыты да калмыйдыр кебек, ләкин, миңа калса, аларның мөнәсәбәтләрен нәкъ менә романтика тулыландыра һәм гаиләләрен берләштерә. Марат Нургалиев әйтүенчә, алар өчен өч бала чик түгел (гәрчә үзләре ишле гаиләләрдә үсмәсәләр дә).
- Безнең мәктәпләрдә моңа кадәр теория күп, ә практика аз булды. Хәтта чит телләрне өйрәнгәндә дә сөйләм теленә түгел, ә грамматик кагыйдәләргә күбрәк игътибар бирелде. Белем бирүнең сыйфатын үстерүне максат итеп куйган яңа мәгариф стратегиясе хәлне үзгәртер дип ышанам.
Мин үз гаиләмә кагыл-
ган һәр нәрсәгә карата, хәтта балаларның дөньяга килү мизгеле өчен дә җаваплылык тоям. Мәсәлән, мин хатыным өченче улыбызны тапканда аның янында булдым. Тормыш иптәшем белән без балага лаеклы тәрбия бирү өчен ата-аналар үзләре рухи яктан тәрбияле булырга тиеш дип саныйбыз. Шуңа күрә бу юнәлештә конкрет адымнар ясыйбыз: китаплар укыйбыз, йога белән шөгыльләнәбез. Бервакыт без миллионнарча кешеләрне шәхси җаваплылык сферасын киңәйтү һәм дөньяны яхшырту өстендә эшләүгә рухландырган дөньякүләм танылган җәмәгать эшлеклесе Шри Шри Рави Шанкарның "Яшәү сәнгате" халыкара фонды барлыгы турында ишеттек. Әлеге фонд волонтёрлары балалар һәм өлкәннәр өчен сәламәт тормыш рәвеше, рухи, интеллектуаль үсеш һәм башка аспектлар буенча тренинг-курслар үткәрәләр. Кайбер тренингларда без дә катнаштык. Бөтен гаилә белән сәяхәт итәргә яратабыз: Һиндстанда, Төркиядә, Мисырда булдык. Һиндстанда миңа башка милләт һәм дин вәкилләренә карата аеруча хөрмәт белән караулары ошады, - ди Марат Нургалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев