Сөекле инәебез Рәкыя Ибраһимованы күркәм юбилее белән котлыйбыз

Салих авылында гомер итүче инәебез Рәкыя Гаяз кызы ИБРАҺИМОВАга 90 яшь тула. Инәебез! Без сине чын йөрәктән олы юбилеең – гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Сиңа сәламәтлек, тыныч картлык телибез.
Яхшы дөньяларда яшәү рәхәт,
Һәр мизгеле җанга кадерле.
Җан аклыгын саклап, саулык белән
Яшә әле булган гомереңне.
Инәебез, һәр көнең үтсен әле
Шатлык, бәхеттә генә.
Безнең белән менсәң иде
Йөзьяшәр тәхетенә.
Иң изге теләкләр белән кызларың Сиринә, Ландыш, кияүләрең Данис, Радик, 4 оныгың, 6 оныкчыгың (Мәскәү, Кандыз)
Нет комментариев