Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Рәсим Алтыновны ихлас күңелдән юбилее белән тәбриклибез

26 декабря 2019, 14:11

1216

0

0

Рәсим Алтыновны ихлас  күңелдән  юбилее белән тәбриклибез

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Рәсим Рәис улы АЛТЫНОВны ихлас күңелдән юбилее белән котлыйбыз!

Син – гаиләбезнең терәге һәм ышанычы, һәрвакыт барыбыз өчен үрнәксең. Синең канат астында без үзебезне якланган һәм сакланган, бәхетле һәм тыныч хис итәбез.

Алдагы көннәреңдә сиңа аяз күк йөзе, яңа яуган кардай ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Син сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел. Киләчәктә дә шундый киң күңелле, олы йөрәкле, ачык йөзле булып кал. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын.

Алтмыштамы — алтмышта.

Шатлык та күп сагыш та,

Туры юлдан тайпылмадың

Атламадың ялгыш та.

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз буладыр кебек тоела.

Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,

Шәфкатьле син һәрбер кешегә.

Шуңа сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең якын итәләр.

Сау-сәламәт булып туксанны да,

Үткәрергә язсын бергәләп.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, кияүләрең, оныкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев