Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Җәмил Игътисамовны күркәм юбилее белән котлыйбыз

19 февраля 2019, 14:30

2572

0

0

Җәмил Игътисамовны күркәм юбилее белән котлыйбыз

Кызылъяр  авылында гомер итүче, безнең өчен кадерле булган кешебез – әтиебез, бабабыз Җәмил Нургали улы ИГЪТИСАМОВның 20 февраль көнне 75 яше. Кадерле кешебезне ихлас күңелдән  тәбрик итәбез. Аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, әниебез Рәсимә белән бәхетле, мул, парлы тормыш телибез. Әтиебез-кадерлебез! Киләчәктә дә бәхет касәләрегез тулы булсын, әни белән бергә төзегән тормыш мизгелләрегез гел шатлыктан торсын, һаман шулай безгә терәк булып, балаларың, оныкларың белән бергә матур итеп яшәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән кызың Эльмира, улларың Илдар, Ленар, киленнәрең  Сирена, Алсу, оныкларың, Илүзә, Әлфис, Денис, Ансель, Әмир, Сәмир

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев