Корбан гаете белән!

Кадерле якташларым! Сезне чын күңелемнән мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан гаете белән тәбрик итәм!
Корбан гаете тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарың һәм туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән.
Изге Корбан бәйрәме көнендә изге ниятләребез тормышка ашсын. Һәр йортка бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Әлеге бәйрәм безнең бердәмлекне, татулыкны тагын да ныгытсын. Сезгә ихлас күңелдән изге эшләрегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек телим.
Рамил ГАТИЯТУЛЛИН
Баулы муниципаль районы башлыгы
Нет комментариев