Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле Зөфәр Җәләевне юбилее белән котлыйбыз

26 октября 2019, 07:00

1426

0

0

Хөрмәтле Зөфәр Җәләевне юбилее белән котлыйбыз

Ихлас күңелдән “Берлек” җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Кәшфетдин улы Җәләевне юбилее белән котлыйбыз!

Сезнең барлык хезмәт юлыгыз авыл хуҗалыгына бәйле. Һөнәри мәсьәләләрне хәл итүгә дөрес карашыгыз, намуслылыгыз иң югары бәягә лаек, ә кешеләрнең Сезгә карата булган ихтирамы – искиткеч кешелекле булуыгызны һәм эшлеклелек сыйфатларына ия булуыгызны ачык дәлилли. Сез – тәҗрибәле, принципиаль һәм оста җитәкченең үрнәге.

Сез кыенлыклар каршында баш имичә, үз эшегезгә тугъры булып, туган җиргә мәхәббәтегезне гомерегез буена саклыйсыз.

70 яшь ул – кеше гомеренең матур хатирәләргә баеган, якты хис-кичерешләр чоры. Тормышка шатланып яшәгез! Мәхәббәт, игелек һәм матурлык сезгә һәрчак юлдаш булсын. Чын күңелдән Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, хезмәт эшчәнлегегездә яңа казанышлар, бәхет һәм иминлек телибез! Һәрчак ярдәмчел булуыгыз, кеше хәленә керә белүегез өчен рәхмәт сезгә. Өегезнең ишеген уңыш еш шакысын, кайгы җиле һәрчак Сезнең тирәне читтән әйләнеп узсын.

Ихтирам белән “Берлек” җәмгыяте коллективы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев