Хезмәттәшебез Раил Низамовны туган көне белән тәбриклибез

Бүген, 19 март көнне, безнең хезмәттәшебез Раил Низамов үзенең туган көнен билгеләп үтә. Без аны чын күңелебездән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, эшендә зур уңышлар, бәхет, шатлык-куанычлар телибез.
Туган көнең котлы булсын!
Шатлан, куан, елмай, көл.
Җирдә яшәү зур бәхет ул,
Яшәвеңнең кадерен бел!
Күңелеңнән якты кояш назы,
Бәхет нуры hич тә китмәсен.
Елмаеп каршы ал hәр көнне
Гомереңнең якты иртәсен.
Иң изге теләкләр белән “Баулы-информ” коллективы
Нет комментариев