Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерлеләребез Вәсилә һәм Рәис Хәбировларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

17 октября 2019, 10:56

1004

0

0

Кадерлеләребез Вәсилә һәм Рәис Хәбировларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Исергәп авылында яшәүче әти-әниебез, әби-бабабыз Рәис Миңнулла улы белән Вәсилә Зөфәр кызы Хәбировларның бергә гаилә корып яшәүләренә 60 ел тулды. Безнең кадерлеләребез! Сезне чын  күңелебездән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, хәерле озын гомер кичерүегезне телибез. Йортыбызның утын сүндермичә балаларның, оныкларның уңышларына парлап шатланырга язсын.

Яшәү шатлыгы сез безнең өчен,

Изгелегегез белән үрнәк сез.

Авыр чакта сезгә таянабыз,

Безнең өчен һәрчак терәк сез.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларагыз һәм оныкчыкларыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев