Кадерлебез Наил Фәрраховны туган көне белән тәбриклибез

Татар Кандызы авылында туып-үскән, хәзерге көндә Баулы шәһәрендә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Наил Шәйхразый улы ФӘРРАХОВны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, иминлек, шатлык-куанычлар, озак еллар үз максатыңа ирешеп, бәхетле яшәвеңне телибез.
Һәр көн сине котлап кояш чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып,
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлсинә, кызларың Гөлсем, Гөлназ, кияүләрең Айдар, Дима, оныкларың Азат, Әминә, Данил
Нет комментариев