Ветеран Сәгыйть Фәхретдинов 90 яшен билгеләп үтте

Сугыш һәм хезмәт ветеранын район башлыгы урынбасары Миннефоат Хәсиятуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина өенә барып тәбрик иттеләр. Аңа Россия президенты Владимир Путинның котлавын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Сәгыйть Фәхретдиновка 1943нче елдан 1949нчы елга кадәр кызыл Армия сафларында авыр хезмәт үтәргә туры килгән.
- Мин сугышта һәм сугыштан калган хәрәбәләрне җыештыруларда да катнаштым. Аягым яраланды. Гомерлек гарип булып калдым. Сугыштан мин кайтканда әти-әнием вафат, өебез юк иде инде. Абыйлар өенә кайттым. 2 ел буе бер эшкә дә яраксыз идем. Рәхмәт аларга, карап, тәрбияләп мине аякка бастырдылар. Ничек булса да яшәргә кирәк бит, әкренләп җиңелрәк эшкә кердем. Үземнең тырышлыгым аркасында МСУ-га (әле ул оешма юк инде) мастер, прораб дәрәҗәсенә күтәрелдем. Гомерем буе шунда эшләдем, - ди ветеран.
Сәгыйть абый бүгенге көндә тормыш иптәше Мәрзия апа белән 64 нче ел бергә гомер итәләр. 2 балалары, 4 онык һәм 4 оныкчыклары бар.
Нет комментариев