Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Баулыда яшәүче Мөгаллим Сәхипгәрәевне олы юбилее белән котладылар

05 февраля 2016, 12:49

748

0

0

Баулыда яшәүче Мөгаллим Сәхипгәрәевне олы юбилее белән котладылар

Аны тәбрик итәргә муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин, "Баулынефть" идарәсендә бергә эшләгән хезмәттәшләре Геннадий Беляев, ветераннар советы рәисе Чулпан Фәтхуллин, профсоюз комитеты рәисе Илгиз Хаҗиев өенә бардылар. Ветеранга район башлыгы Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.

Мөгаллим агай үзен тәбрик итәргә килүчеләргә дә сугышчан юлын сөйләде. 1943нче елда фронтка киткән, 1950 нче елда гына туган якларына әйләнеп кайткан ул. Сәламәтлеген, яшьлегенең иң күркәм чорын сугыш кырларында ил өчен, ватан өчен калдырган. Сугышчан юлын ул разведчик булып үткән.

- Бүгенге көндә дә телевизордан төрле илләрдә барган бәрелешләрне күрсәтәләр. Мин аларның берсен дә тыныч кына карый алмыйм. Нинди генә масштабта, кайда гына булмасын, кеше гомерләрен коя торган күренеш ул. Сугыш бик куркыныч, безнең балаларга язмыш аны күрсәтмәсен, - ди ветеран.

Юбилярга чын-чынлап бәйрәм ясар өчен хезмәттәше Чулпан Фәтхуллин гармунын да алып килгән иде. Алар бергә эшләгән елларының, яшьлекләренең бер истәлеге итеп "Шахта" көен тыңладылар, кушылып җырладылар.

- Болай дәртле, матур итеп 90 яшегезне билгеләгәч, 100 яшегезгә дә килми калып булмас, очрашырбыз әле, - диде район башлыгы Рамил Гатиятуллин.

Мөгаллим агай өлкән яшенә карамастан, кунакларны үзе озатып, рәхмәт әйтеп калды.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев