Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Баулыда яшәүче Шәфига Насыйбуллина 90 яшен билгеләде

20 января 2016, 07:18

666

0

0

Баулыда яшәүче Шәфига Насыйбуллина  90 яшен билгеләде

Башкортостанның Туймазы районы Уязы авылында якты дөньяга килгән Шәфига Насыйбуллина гомере буе колхозда, төзелештә, ә лаеклы ялга кадәр Баулы муниципаль районының башкарма комитетында хезмәт иткән.

Тормыш иптәше сугыш ветераны Әмирҗан ага белән 63 ел иңне-иңгә куеп гомер иткәннәр, үрнәк гаилә ике ул тәрбияләп үстергән. Ике ай элек, гаилә башлыгы, Әмирҗан абый бакыйлыкка күчкән. Яраткан иренең нык канаты астында яшәгән Шәфига апа зур кайгы кичерә, һаман да гел елап тора.

Шәфига Насыйбуллинаны 90 яшьлек юбилее белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов, социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина тәбрик иттеләр.

Юбиляр бүгенге көндә кече улы Риф һәм килене Рәвия белән яши. Шәфига апаның 3 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Алар исә "әбием" дип өзелеп торалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев