Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Баулы редакциясе ветеранын юбилее белән котлады

11 января 2016, 14:17

642

0

0

Баулы редакциясе ветеранын юбилее белән котлады

Венера Зәйнәгытдинова үзенең хезмәт баскычларын Баулы типографиясендә линотипистка булып башлап җибәрә. Соңрак, район газетасында корректор, аннан соң реклама бүлеге мөдире булып эшли. Аның хезмәт сандыгында 40 елга якын эш стажы бар. Венера ханым эшләгән елларында тырыш, намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен берничә тапкыр Матбугат Министрлыгының почет грамотасы, күпсанлы рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Район газетаның баш мөхәррире Азат Зиннуров юбилярны тәбрик итте. Алар бергә эшләгән елларын сагынып та, яратып та искә төшерделәр.

- Ул вакытта нәшер ителгән район газетасын бүгенге көннеке белән чагыштырганда, хәзер эшләргә җиңелрәк, - ди Венера ханым. - Ә газетаның асылы шул ук. Газета район кешеләрен, аларның күркәм эшләрен, тарихны яктыртуын дәвам итүе белән халыкка якын. Элек без республика яңалыкларын белү өчен берничә төрле газетага язылырга мәҗбүр идек, ә хәзер барысы да үзебезнең район газетасында булуы бик уңайлы, - дип баш мөхәрриргә рәхмәтен җиткерде.

Венера ханымның тормыш иптәше Факил Зәйнәгытдинов та газетада журналист булып эшләгән. Алар матур, күпләргә үрнәк булырлык тормыш юлы үтеп, бер кыз балага гомер биргәннәр. Бүгенге көндә Венера ханым кызы гаиләсе бәхетенә, оныгының уңышларына сөенеп яши.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев