Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Баулылы Зәйтүнә апа качып кайтуларын искә алды

03 января 2016, 11:06

822

0

0

Баулылы Зәйтүнә апа качып кайтуларын искә алды

Шушы яшьтә зиһене ачыклыгы, бәлки, гомере буе китап укырга яратудандыр. Үзе әйтүенчә, аванстан да, получкадан да китап алган. Газета-журналлар да күп укыган. Әле дә "Хезмәткә дан"ны алдыра.

- Ләкин күзем бик яхшы күрми инде хәзер, - ди Зәйтүнә Арыслан кызы.

Ә бәлки, нәселдән киләдер бу сыйфат. Аның әти-әнисе бик тырыш, акыллы кешеләр булган. Исергәп авылында Арыслан Сафиуллин бай кеше булып саналган. Кибет тоткан, аңа бер ир-белән хатын ялланып эшләгән.

- Аларга әти яхшы йорт салып бирде. Ә аннары безне, кулаклар дип, Краснокамскига җибәрделәр. Миңа алты яшь иде ул вакытта, - дип искә алды Зәйтүнә апа. - Йортыбыздан мәктәп ясадылар. Без Краснокамскида тугыз ел яшәдек. Начар тормадык анда. Безнең кебек, сөргенгә җибәрелгән кешеләр күп иде. Алар йортлар салып керделәр. Безгә дә калырга була иде. Ләкин әтиебез, тормышның шулай буталуына нык борчылыптыр инде, озак яши алмады. Шуңа әниебез Исергәпкә кайтырга булды. Ишектән түгел, тәрәзәдән чыгып, качып кайтып киттек. Ә авылда әнигә, тагын алып китәргә мөмкиннәр, берәрсенә кияүгә чык, диделәр. Әни Кызылъяр авылы кешесенә чыкты.

Сугыш елларында Зәйтүнә апа колхозда эшләгән. Соңрак Кызылъяр егетенә кияүгә чыккан. Ләкин яшь парның бәхетле тормышын зур фаҗига челпәрәмә китергән: ирне, эштән кайтканда, яшен сугып үтергән. 24 яшьлек Зәйтүнә ике яшь бала белән тол калган. Әмма язмыш шулай да рәхимлек күрсәткән. Берникадәр вакыттан соң ул янә бик яхшы кешегә кияүгә чыккан. Ике кызлары дөньяга килгән. Зәйтүнә апа кибетләрдә, мәшгульлек бүлегендә хезмәт иткән, ә лаеклы ялга кадәрге 26 елын нефть чыгару идарәсе системасында эшләгән.

Шуңа да аны олы юбилее белән тәбрикләргә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов белән бергә "Тепло-Энергосервис" ЧҖҖ Лениногорск теплоэнергетика цехы начальнигы Азат Фәритов һәм предприятиенең ветераннар оешмасы җитәкчесе Нәзирә Фәритова килделәр. Алар ветеранга матур теләкләрен җиткерделәр.

Зәйтүнә апа белән аралашканда, аның бик көчле характерлы, эшкә батыр, сүзгә үткер булуы күренә. Шушы яшендә дә ул үзе генә яши, бар эшен үзе башкара. Алай гына да түгел, бик теләп йорт каршындагы зур булмаган җир участогында 80 төпкә кадәр помидор, кыяр үстерә.

- Әни, кирәкми инде, утыртма дип тә карыйбыз, - ди Казаннан кайткан кызы Рәсимә. - Ләкин ул тыңламый, миңа хәрәкәтләнергә кирәк, үзем ашамасам да, үскәнен карарга яратам, дип әйтә. Ул гел шундый уңган булды. Гомере буе үзе текте, бәйләде, ашка оста булды. Әле дә помидор-кыярларны үзе тозлый.

Зәйтүнә апаның икенче кызы Түбән Камада яши, улы - Баулыда. Әнисенә бар кирәген китереп тора, атна саен мунчага ала. Тагын бер кызы, кызганычка каршы, вафат булган.

Куйбышев урамындагы йортта Зәйтүнә апа 1952 елдан бирле гомер итә. Күршеләре белән бик дус-тату булуына сөенеп туя алмый.

- Бүген иртән котлап, бүләк биреп чыктылар инде, - ди.

Олы яшьтәге зирәк әбине күрше-күлән хөрмәт итә, кирәк чакта киңәш сорап та кергәли.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев