Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Баулыда сугыш ветераны Гыймазетдин Ямалетдинов 90 яшен билгеләп үтте

02 января 2016, 15:50

715

0

0

Баулыда сугыш ветераны Гыймазетдин Ямалетдинов 90 яшен билгеләп үтте

Гыймазетдин Минәҗетдин улы Башкортстанның Ярмәкәй районы Усман- Ташлы авылында туган. Гаиләдә өч ир, бер кыз бала үскәннәр. Гаиләләрендәге өч ир балага да Бөек Ватан сугышында катнашырга туры килгән.

- Мин генә озын гомерле булдым, - ди ветеран. - Мине 1944нче ел башында Кызыл Армия сафларына алдылар. Район үзәгендә бер-ике ай уку курслары үткәрделәр, аннан соң Белоруссиягә 296нчы һава десанты полкына җибәрделәр. Могилёв дигән шәһәрдә алты ай хезмәтем үтте. Аннары Венгриядә сугыш кырларының иң кайнар нокталарына эләгергә туры килде. Без Чехословакиягә барып җиткәндә сугыш бетте.

Ул вакытлар турында Гыймазетдин абый елый-елый безгә сөйләде:

- Бүгенгедәй хәтеремдә: бергә хезмәт юлы үткән сугышчан дустым, молдован егете, фамилиясе Суркаль иде, сугыш бетәргә берничә көн кала һәлак булды. Ничек үлгәнен дә хәтерләмим аек кына. Икебез бергә сакланып ятканда аның өстенә бомба төште. Озак эзләдем, гәүдәсен дә таба алмадым мин аның.

Ветеранны юбилее көнендә тәбрик итәргә район башлыгы урынбасары Миннефоат Хәсиятуллин, район башкарама комитеты вәкиле Хәким Мөгыйнов һәм Гыймазетдин абый эшләп лаеклы ялга чыккан технологик транспорт идарәсенең профсоюз комитеты җитәкчесе Рамил Мөхәммәтвәлиев өенә бардылар. Ветеранга Россия президентының котлау хатын, Россия энергетика министрының рәхмәт хатын, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бүгенге көндә Гыймазетдин абый тормыш иптәше Хәкимә апа белән тормыш муллыгына, илләр тынычлыгына сөенеп гомер йомгагын сүтә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев