Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа ел белән!

31 декабря 2015, 07:01

831

0

0

Яңа ел белән!

Узып баручы ел җиңелләрдән булмады. Шулай да без аны лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлыйбыз. Ул кызыклы вакыйгаларга бай булды. Баулы районының 85 еллыгына, Шәһәр көненә, Нефтьчеләр көненә багышланган бик күп чаралар узды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү аеруча әһәмиятле вакыйгалар рәтендә. Без сугыш һәм хезмәт ветераннарыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Безнең район тотрыклы үсеш курсын дәвам итте, монда һәр кешенең өлеше бар. Без алдыбызга куйган максатларыбызга бергәләп бардык, кече Ватаныбыз хакына бергәләп эшләдек. Туган ягыбыз иминлеге өчен хезмәт куйган, уртак эшебез уңышына өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм.

Кадерле баулылар!

Республикабыз президенты, Татарстан Дәүләт Советы, Баулы муниципаль районы Советы, башкарма комитетлар исеменнән барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм! Киләсе ел иҗади һәм нәтиҗәле хезмәт елы, яңа казанышлар елы булсын!

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН

Баулы муниципаль районы башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев