Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ихлас күңелдән

27 апреля 2012, 10:45

1087

0

0

Беренче Май буыннарны һәм дәверләрне берләштерә. Ул кешеләрнең өмет-ышанычларын һәрчак яхшыга һәм тагын да лаеклырак тормыш шарт-ларына өметләндерә, ләкин иң мөһиме - ул безгә алыштыргысыз күңел күтәренкелеге бирә. Бу көнгә бердәмлек хисе хас. Бу көннәрдә без туган районыбызга кайгыртучанлык, үз йортыбызга мәхәббәт хисе белән эшләргә яратабыз: ишегалларын һәм урамнарны тәртипкә китерәбез, шәхси йорт яны участокларында эшлибез.
Яз һәм хезмәт көнендә без төрле һөнәрдәге һәм яшьләрдәге кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Хәзер һәрбер кеше үз гаиләсенең киләчәге, туган якны үстерү өчен мөһим адымнар ясый. Уйланылганнардан безгә әле күп нәрсәләрне тормышка ашырасы бар, ләкин без ышанабыз, районыбызның хезмәт сөючән, иҗади рухлы һәм үз традициясенә тугры халкы билгеләгән максатларга ирешер.
Бәйрәм белән сезне, баулылылар, якташлар. Сезгә тынычлык, сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм иҗади хезмәт сөенечләре!
Альберт ХӘБИБУЛЛИН,
Баулы муниципаль районы башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев