Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Баулы районы башлыгы Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

07 марта 2015, 14:55

745

0

0

Баулы районы башлыгы Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

Баулы районында яшəүче кадерле хатын-кызлар!

Язның беренче бəйрəме - барлык гүзəл затларыбызга рəхмəт белдерү өчен яхшы бер форсат. Татарстанда гаилə кыйммəтлəренə зур игътибар бирелə. Балалар бакчалары төзү программасы - шуның ачык мисалы. Бернəрсəгə дə карамастан, ана һəм балага социаль ярдəм чаралары киметелми, ана капиталы да ел саен индексациялəнə.

Хөрмəтле һəм кадерле хатын-кызларыбыз!

Сез гаилə учагын саклыйсыз, ир-атларга илһам бирəсез, кыен вакытларда ярдəмгə килəсез. Чын күңелемнəн сезне Халыкара хатын-кызлар көне белəн тəбрик итəм! Иртəгəге көнгə ышанычыгыз югалмасын, күңел түрегездəге хыялларыгыз тормышка ашсын, гаилəгездə үзара аңлашу булсын! Сезгə ныклы сəламəтлек, бəхет һəм иминлек, эшегездə уңышлар һəм язгы кəефлəр телим!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев