Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кызылъяр авылында яшәүче дустыбыз Сания Зәки кызы РӘҖӘПОВАны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз!

20 августа 2014, 04:57

835

0

0

Кызылъяр авылында яшәүче дустыбыз Сания Зәки кызы РӘҖӘПОВАны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз!

Аңа тазалык, озын гомер телибез. Сиңа бик озак туган яклардан еракта яшәргә туры килде. Менә хәзер авылыңның саф һавасын сулап, гүзәллеген күреп, балаларың, туганнарың, дусларың белән гомер кичерүең сине бик бәхетле итә. Энҗе бөртегедәй балалар, оныклар үстереп, хәзер шуларның уңышларын, тәрбиясен күреп, сөенеп яшисең. Сания, Ходай тәгалә, шул бәхетләреңә өстәп, җан тынычлыгы бирсен, кайгы-хәсрәттән сакласын. Укыган догаларың кабул булсын!

Сөйкемле карашың кояшка тиң -

Бер тормышны нурга күмәсең.

Бу дөньяның барлык хикмәтләрен

Бары тик син генә беләсең.

Тормышта гел ярдәм итеп тора

Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең,

Иркәлисең, яратасың, юатасың,

Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

Сәламәтлек, озын гомер язсын!

Гел матур һәм таза бул хәзергечә!

Күңелең синең күтәренке булсын

Сөенеп һәм сөендереп йөз ел яшә!

Себердә, Краснодар краенда, Башкортстанда яшәүче дусларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев