Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Салих авылында бергә 45 ел гомер иткән әти-әниебез Мәдехат Газиз улы КАДЫЙРОВка – 70 яшь, Әнисә Гариф кызы КАДЫЙРОВАга 65 яшь тула.

25 июля 2014, 06:40

1138

0

0

Салих авылында бергә 45 ел гомер иткән әти-әниебез Мәдехат Газиз улы КАДЫЙРОВка – 70 яшь, Әнисә Гариф кызы КАДЫЙРОВАга 65 яшь тула.

Безнең өчен иң кадерле булган кешеләребез олы юбилейларын июль аенда билгеләп үтәләр.

Кадерле әти-әниебез! Сезне юбилейларыгыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез, кешеләргә ихтирамлы булдыгыз, моның белән без дә горурланабыз. Үстердегез, кеше иттегез, барысы өчен дә мең рәхмәт. Сезгә киләчәктә дә сәламәтлек, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез!

Пар имәннәр кебек яшәгез сез,

Әти-әни, бергә гөрләшеп.

Бакчабызга кайтып оя корган

Сыерчыклар кебек серләшеп.

Таң җилләре һәркөн бездән сезгә

Сәламнәребезне җиткерсен,

Һәркөн сезгә яшәү дәрте бирсен,

Сәламәтлек, бәхет китерсен!

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз һәм оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев