Халыкара хатын-кызлар көне белән!
Сезнең иҗтимагый, икътисади һәм социаль тормышта икенче урында булган заманнар инде ерак үткәннәрдә калды. Бүген ир-атларның барысы да әле бу өлкәләрдә гүзәл затлар белән көч сынаша да алмый. Шулай ук көнкүрештә, балалар тәрбияләүдә, өлкән яшьтәгеләрне кайгыртуда сезгә тиңнәр юк. Нәкъ менә сез - тормыш яме, дөнья тоткасы, гаилә учагын саклаучы.
Хезмәт сөючәнлегегез, энергиягез, күңел җылылыгыгыз өчен, дөньяны яктылыкка һәм нурга күмгәнегез, аңа матурлык өстәгәнегез һәм ир-атларны кыю адымнарга илһамландырганыгыз өчен, сезгә зур рәхмәт. Сезнең бәхеттән сөенеп яшәвегезне, мәхәббәттән чәчәк атуыгызны һәм әйләнә-тирәдәгеләргә күңел җылысы биреп яшәвегезне телибез. Сөйгән ярларыгыз һәрвакыт янәшәгездә булсыннар һәм сезне хатын-кызлар көнендә генә түгел, ә гадәти көннәрдә дә кадерләсеннәр. Бәйрәм белән!
Альберт ХӘБИБУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы
Нет комментариев