Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Баулы муниципаль районы башлыгының эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлавы

09 ноября 2013, 04:00

783

0

0

10 ноябрьдә без үз гомерләрен җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышлаган батыр һәм кыю кешеләрне хөрмәтлибез.
Сез һәр көнне төрле фаҗигаләр белән күзгә-күз очрашсагыз да, күңелегез тупасланмый. Сез һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Сезнең гамәлләрегез дөньяны күркәмрәк һәм игелеклерәк итүгә юнәлтелгән.
Баулы полициясе хезмәткәрләренең төгәл һәм бердәм эш итүләре җинаятьләр үсешенә чик куя, аларның ачылышын арттыра, җәмәгать тәртибен ныгыта.
Сезне Россия Федерациясенең эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән тәбриклим, Ватанга хезмәт итүдә сезгә һәрчак уңыш юлдаш булсын, ә гаиләләрегезгә бәхет һәм иминлек телим.

Альберт ХӘБИБУЛЛИН,
Баулы муниципаль районы башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев