Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

1 октябрь – Өлкәннәр көне

01 октября 2013, 05:05

986

0

0

Хөрмәтле ветераннар, пенсионерлар!
Сез - батыр йөрәкле, хезмәт сөючән һәм рухи яктан чыныккан буын вәкилләре. Нәкъ менә сезнең тырыш хезмәтегез белән илебезнең милли байлыгы булдырыла. Ә киләчәк буыннар өчен төп мирасыгыз - сезнең тирән акылыгыз һәм бай тормыш тәҗрибәгез. Инде өлкән яшьтә булуыгызга да карамастан, сезнең күпчелегегез хезмәт эшчәнлегеннән аерылмыйча, иҗтимагый-сәяси тормышта катнашу өчен вакыт таба, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүгә үз өлешен кертә. Сезнең көч һәм энергиягез, актив гражданлык позициягез һәм кешелеклегегез киләчәк буыннар өчен якты үрнәк булып тора.
Хөрмәтле баулылылар!
Өлкән буын кешеләренә карата тагын да игътибарлырак булыйк. Алар үз вакытында квалификацияле медицина һәм социаль ярдәм алсыннар өчен, матди яктан тиешенчә тәэмин ителсеннәр өчен, бер-берсе белән аралашырга мөмкинлекләр булсын өчен, без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш.
Ә ветераннарыбызга Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң җылы һәм эчкерсез теләкләребезне җиткерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның хөрмәт-ихтирамын тоеп, бәхетле һәм озын гомер кичерүегезне телибез.

Альберт ХӘБИБУЛЛИН,
Баулы муниципаль районы башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев