Татарстан Дәүләт Советы депутаты хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрикли

Чын күңелемнән сезне язның күркәм бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән тәбрик итәм!
Хатын-кыз ул - тормыш тоткасы, гаилә учагын саклаучы. Сез безнең тормышны ямьләндерәсез, йөрәк җылыгызны бирәсез, балалар тәрбиялисез, кайгыртучанлык күрсәтәсез, яңа җиңүләргә һәм уңышларга илһамландырасыз. Игътибарлы, сабыр булуыгыз, бар дөньяны назга күмүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!
Бүгенге көндә сез тормышның төрле өлкәләрендә армый-талмый эшлисез. Хезмәт бурычларыгызны намус белән башкаруыгыз уңышларга ирешергә ярдәм итә. Чөнки сез һәр эшкә җаваплы карыйсыз, аны сабырлык белән, бар көчегезне һәм күңелегезне биреп, иҗади якын килеп үтисез. Республикабызда дөнья тоткасы булырдай актив гүзәл затлар, башкалар проблемаларына битараф булмаган хатын-кызлар бихисап. Ветераннарыбызга, күп балалы аналарга, ятимнәргә күңел җылысын биреп, аларны тәрбиягә алган хатын-кызларга хөрмәт белән баш иярлек.
Хөрмәтле ханымнар, туташлар, әниләр һәм әбиләр! Әлеге күркәм бәйрәм сезгә бары шатлык-сөенечләр генә китерсен, барлык изге уй-теләкләрегез чынга ашсын, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә яшәп, уңышларга ирешергә насыйп булсын. Сау-сәламәт гомер, күңел тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге, бәхетле имин көннәр телим сезгә!
Иң изге теләкләр белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов
Нет комментариев