Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Сәвия Гыйләҗеваны юбилее белән котлыйбыз

26 февраля 2018, 04:10

901

0

0

Яңа Чүте авылында яшәүче кадерле сеңелебез Сәвия Хәйбрахман кызы ГЫЙЛӘҖЕВАны олы юбилее - 70 яше белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа бетмәс-төкәнмәс көч, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарыңның җылы карашын тоеп, алдагы гомер юлларың күңелле вакыйгаларга мул булып, бәхеткә төренеп, тормышыңның һәр мизгеленнән тәм һәм ямь табып яшәвеңне телибез.

Кайчан барсак - киң күңелле,

Каршылыйсың ачык йөз белән.

Авырлыклар җиңеләеп китә

Синең әйткән җылы сүз белән.

Бер-бергә озак яшик әле,

Куанышып торыйк дөньяга.

Безгә кылган барлык яхшылыгың

Йөзе белән кайтсын сиңа да.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,

Гомер юлың пар канатлы үтсен.

Күңелең синең күтәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Иң изге теләкләр белән апаң Заһирә һәм балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев