Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерлебез Гөлсинә Абдуллинаны юбилее белән котлыйбыз

18 января 2018, 12:30

901

0

0

Шалты авылында яшәүче ГӨЛСИНӘ ГАТАУЛЛА КЫЗЫ АБДУЛЛИНАны ихлас күңелдән олы юбилее белән котлыйбыз!

Ул сабыр холыклы, эш сөючән кеше. Туган нигез бусагысын атлап кергән балаларын, оныкларын гына түгел, һәркемне ул көләч йөз белән каршы ала. Табыны тулы сый, бакчасы тулы уңышы белән бик теләп уртаклаша. Авыл Советы секретаре булып ул бик озак еллар эшләде, борчулары булган авылдашлар өчен кич дими, ял көн дими ярдәмгә ашыкты.

Ул - өебезнең нуры, балаларына, оныкларына үрнәк, ышанычлы тормыш юлдашы.

Рәхмәт, әнкәй. Бу дөньяда

Булганың өчен рәхмәт.

Безне саклап-яклап торган

Кулларың өчен рәхмәт.

Ходай сиңа озын гомер,

Гомерлек шатлык бирсен.

Кайгы-хәсрәтсез тормыш,

Бәхетле картлык бирсен.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев