Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов баулыларны Яңа ел белән тәбрикли

30 декабря 2017, 12:55

969

0

0

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов баулыларны Яңа ел белән тәбрикли

Яңа ел - нәтиҗә ясау, вакыйгаларны анализлау, киләчәккә яңа планнар кору чоры. Узып баручы 2017 ел - республика тарихының, тормышыбызның бер өлеше. Ул безгә уңышлар, күркәм мизгелләр бүләк итте, безне яңа тәҗрибә, хис-тойгылар белән баетты, ел дәвамында уртак көч белән күп кенә мөһим эшләр башкардык.
Татарстан Республикасы - илнең тотрыклы үсешкә ирешкән төбәкләренең берсе. Татарстан ул - без. Безнең киләчәк һәр кешенең тырышлыгына, башлангычларына, уртак нәтиҗәгә - тотрыклылыкка һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуга омтылуына бәйле. Алда безне җаваплы, бик үк җиңел булмаган ел көтә. Шуңа да карамастан, без иң мөһиме - үзебезгә, көчебезгә, республикабызга, илебезгә ышанабыз.
Әлеге бәйрәм көннәрендә без киләчәккә өмет белән карыйбыз, яхшы вакыйгаларга, игелекле эшләргә йөз тотабыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тотрыклылык, бәхет-шатлык, гаиләгезгә аңлашу, татулык, илгә тынычлык телим. Өлкән буынга кадер-хөрмәттә, мул тормышта яшәргә язсын. Балаларыбыз ата-ана назына күмелеп үссен. Һәр баулылы бу тормышта кемгәдер кирәк икәнен, хезмәтенең нәтиҗәле булуын тоеп яшәсен. Барлык хыялларыбыз, изге теләкләребез тормышка ашсын.
Яңа 2018 ел белән!
Татарстан Дәүләт Советы депутаты
Ирек Салихов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев