Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Баулыда яшәүче Ак әби Алмабикә Ганиева котлаулар кабул итә

17 декабря 2017, 12:00

874

0

0

Баулыда яшәүче Ак әби Алмабикә Ганиева котлаулар кабул итә

Шундый кешеләр була: алар белән очрашу күңелне йомшарта, тирә-юньгә яктылык өсти сыман. Алмабикә апа шундыйлардан. Тормышында авырлыклар, кайгы күп булса да, каты бәгырьлеләнмәгән ул, киресенчә, һәркемгә изге теләктә яши, сабырлык, игелеклелек үрнәге булып тора. Хәер, чын яратуны, матур хисләрне дә мулдан биргән аңа Ходай.

Сәламәтлеге нык какшау сәбәпле, бүген Алмабикә апа урын өстендә. Кызы Ландыш, кияве Равил Шабаевлар гаиләсендә чиксез хөрмәт һәм кайгыртуга, күңел җылысына төренеп яши. Һәр килгән кешене эчкерсез изге теләкләре белән каршы ала.

Алмабикә апа Яңа Шалты авылында хәлле, дини крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисе Зыязетдин авылда дәрәҗәле кеше - бригадир булган, хәтта ки Мәскәүдә узган конференциядә катнашкан. Күпләп мал асраган, умарта тоткан, карбыз-кавынына кадәр үстергән уңган ир-ат булган. Шундый тырышлык үрнәгендә үсә чибәр кыз Алмабикә. Илгә афәт килгән чорда үзен аямыйча колхозда эшли.

Кырыгынчы елларның икенче ятысында авылга фронтовик ир-атлар кайта башлый. Араларында 1939 елда армиягә алынып, сугышны башыннан ахырына кадәр кичкән асыл егет Газыйм Ганиев та була. Бер күрүдә гашыйк була ул 17 яшьлек Алмабикәгә. Озакламый яшьләр кавышалар. Тату, мәхәббәтле гаиләдә ул һәм ике кыз дөньяга килә. Гомеренең соңгы көненә кадәр Газыйм гаиләсенә җил-яңгыр тидерми, тормыш иптәшенә олы хөрмәт белән карап, кешедән сүз әйттерми саклап яши.

- Әниегез төсле булсагыз, югалмассыз дия иде әти, - дип искә ала Алмабикә апаның олы кызы Гөлчирә Газыймовна. - Әни безнең һәрвакыт бик сабыр булды. Әти дә, ул да беркайчан да тавыш күтәрмәс иде.

- Әти һәрвакыт эштә булганлыктан, безне карау, хуҗалык эшләрен алып бару күбрәк әни өстендә иде, - дип кушыла кече кызы Ландыш Газыймовна. - Ул үзе дә колхозда бик күп көч куйды, фидакарь хезмәте өчен медальләр белән бүләкләнде.

Чын күңелдән коммунистик идеалларга ышанган ата-ана балаларын да шул рухта тәрбияли. Иң алга намус төшенчәсен куя, олыларга ихтирам белән карарга өйрәтә.

Әмма берсеннән-берсе җаваплы вазифаларда эшләгән, төрле елларда авыл советы, колхоз, сельпо рәисе, бригадир булган Газыйм абый, ни кызганыч, якты дөньяны бик иртә калдырып китә.

Пар канатсыз калуның бар ачысын чын мәхәббәтне белгән кешеләр генә аңлый аладыр. Рухы нык, тугры Алмабикә апа, үзенә хас түземлелек белән бөтен яратуын, күңел җылысын балаларына, оныкларына багышлап яши.

Аның ул-кызлары горурланырлык та, үрнәк итеп тә куярлык. Гөлчирә апа Исхакова күп еллар Яңа Чишмә районыныда авыл хуҗалыгы идарәсендә баш бухгалтер булып эшләгән, Ландыш Шабаева баулыларга гомерен мәгариф

системасына багышлаган кеше буларак таныш. Улы Илшат Ганиев республика күләмендә танылган шәхес - "Майский" теплица комбинаты" җәмгыяте генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, югары дәүләт бүләкләренә лаек булган кеше.

Алмабикә апа алты оныгы бар, биш оныкчыгын күрү бәхетенә дә ирешкән ул.

Бәйрәме белән юбилярны район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина тәбрикләделәр, ил башлыгының котлау открыткасын, бүләк тапшырдылар.

Якты эз калдырды күңелдә Алмабикә апа, аның гаиләсе белән очрашу. Бәхетле картлыкның үзен күргәнгә. Башкача мөмкин дә түгелдер. Иманлы, алтынга тиң сабырлык белән үтелгән тормыш юлының, балаларга дөрес тәрбия бирүнең әҗерен күрә саф күңелле Алмабикә апа.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев