Җиңү көне белән!
Кадерле баулылылар!
Без Җиңү көнен - дулкынландыргыч һәм аеруча әһәмиятле бәйрәмне - данлы Ватан сакчыларына, өлкән буын кешеләренә хөрмәт хисен белдерү, көтеп алынган Бөек Җиңүне батырларча, фидакарьләрчә якынайт-кан барлык кешеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтәбез.
Данлыклы Ватан сакчылары арасында барлык фронтларда да үзләрен курку белмәс сугышчылар буларак күрсәткән 10 меңнән артык баулылы да бар. Аларның дүртесе Советлар Союзы Геройлары исеменә лаек булды, йөзләрчә якташларыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
Сугышта һәлак булган геройларның исемнәре Хәтер китабында, Баулы шәһәрендәге һәм район авылларындагы һәйкәлләрдә һәм обелиск-ларда мәңгеләштерелде. Аларның якты истәлеге безнең йөрәкләребездә яши.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары!
Сез илне дошманнан саклап калдыгыз, тылда, сугыштан соңгы елларда намус белән, фидакарьләрчә тырышып эшләдегез. Сез яшьләргә тәрбия бирү мәсьәләләрендә читтә калмадыгыз, туган якның язмышын хәл итүдә актив катнаштыгыз. Сезнең көчле рухыгыз, кыюлыгыгыз, тормыш юлыгыз - төрле буын вәкилләре өчен батырлык, ватанпәрвәрлек өлгесе. Без сезнең белән горурланабыз, сезгә тигезләшәбез. Тиңдәшсез батырлыгыгыз өчен сезнең алда хөрмәт белән баш иябез.
Сезгә тынычлык һәм иминлек, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим, көр күңелле һәм бәхетле булыгыз!
Бәйрәм белән, кадерле якташлар! Бөек Җиңү көне белән!
Альберт ХӘБИБУЛЛИН,
Баулы муниципаль районы башлыгы
Нет комментариев