Сөекле әниебез Ландыш Әхмәтованы юбилее белән котлыйбыз
Татар Томбарлы авылында яшәүче кадерле әниебез Ландыш Зөлкәрнәй кызы ӘХМӘТОВАның 4 ноябрьдә күркәм юбилее. Әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, озын, тыныч гомер телибез. Син изге күңелле, ярдәмчел, юмарт. Тормыш юлың күпләргә үрнәк! Без сине хөрмәт итәбез, яратабыз!
Котлы булсын юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев