Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәйрәмнәр белән!

03 ноября 2017, 18:00

843

0

0

Бәйрәмнәр белән!

Сезне чын күңелемнән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәм!

Безнең илнең көче барлык халыкларның бердәм һәм дус яшәвендә. Дүрт йөз ел элек бу көнне төрле катлау, милләт һәм дин кешеләре, фикер каршылыкларын ерып чыгып, Ватанны бергәләп яклап, илбасарларны җиңүгә иреште.

Ата-бабаларыбыз батырлыгы турындагы истәлек, аның бай мирасына тугрылык бүгенге көндә дә халыкларны берләштерә, сынауларны кичәргә ярдәм итә. Илебезнең киләчәге, аның казанышлары һәркемнең хезмәте белән булдырыла. Татарстан әлеге уртак эшкә лаеклы өлеш кертә. Бүген, халыклар бердәмлеге көнендә, бары килешеп яшәү, бердәмлек, үзара хөрмәт нәтиҗәсендә генә ил үсешенә, иң югары максатларга ирешергә мөмкин икәнен яхшы аңлыйбыз.

Авыр туксанынчы елларда кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясе республика халыклары бердәмлеге гаранты булды.

Төп законны кабул итеп, республика демократик үсешкә аңлы адым ясады. Конституция идеяләре һәм принципларына таянып, татарстанлылар республиканың тотрыклы үсеше өчен шартлар тудыра алды. Без барыбыз да республикабызны үсеш алган, тыныч төбәк итеп күрергә телибез. Моңа исә барлык халыклар бердәмлеге нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.

Кадерле якташлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев