Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Алтын белән чигелгән юбилей

23 октября 2017, 13:47

868

0

0

Алтын белән чигелгән юбилей

Оренбург өлкәсе Ибрай авылы кызы Әминә белән Татар Кандызы егете Иран 1967 елның 23 октябрендә чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Ике кыз, бер ул үстереп зур тормыш юлына бастыралар. Хәзер инде юбилярларның биш оныклары, ике оныкчыклары бар.

Иран Бәдгетдин улы бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. Механизатор булып хезмәт куйган. Әминә Абдулла кызы исә башта фермада савымчы, соңыннан ындыр табагында эшли, соңыннанпочтальон да була.

- Илле ел узып та китте сизми дә калдык, - ди бүген бәхетле пар. - Матур, тату яшәү өчен, иң беренче чиратта, сабырлык, тынычлык һәм бер-береңә ачу сакламау кирәк. Бар гомеребез эш белән узды, эшең булса, яраткан гаиләң булса, гомернең узганы да сизелми икән ул.

Шәйхетдиновлар кул кушырып утыра торган кешеләр түгел, әле булса ихата тутырып кош-корт асрыйлар, бакча үстерәләр.

- Бабай һәр нәрсәгә оста кеше булды, - ди Әминә апа. - Үз тырышлыгыбыз белән ике йорт та салып кердек.

Алтын юбилярларны шатлыклы көннәре белән котларга якыннары гына түгел, район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да килгән иде. Ул Шәйхетдиновлар гаиләсенә изге теләкләрен җиткереп, рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук юбилярлар районыбызның мактаулы гаиләләре китабына имзаларын куйдылар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев