Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Баулы муниципаль районы башлыгы ветераннарны бәйрәм белән котлый

01 октября 2017, 04:00

796

0

0

Баулы муниципаль районы башлыгы ветераннарны бәйрәм белән котлый

Октябрьнең беренче көнендәӨлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бүген без әти-әниләребезне, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, өлкән яшьтәгеләрне тәбриклибез, хөрмәт күрсәтәбез. Безнең бурыч - аларга ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү, таяныч буллу

Сез сугыш чоры михнәтләрен кичердегез, тыныч тормышта да көнне төнгә ялгап, тырышып хезмәт куйдыгыз. Әле бүген дә безне акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып торасыз. Сез - безнең төп таянычыбыз, бай тормыш тәҗрибәсен, зирәклеген, белемнәрен бүгенге буынны тәрбияләүгә багышлаган хөрмәтле кешеләребез.

Сабырлык, киң күңеллелек үрнәге булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Барыгызга да чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге телим. Якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, тормышка сөенеп яшәргә насыйп булсын.

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,

Баулы муниципаль районы башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев