Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәйрәм белән!

31 августа 2017, 17:00

1064

0

0

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле якташларым!

Чын күңелдән сезне якынлашып килүче изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Корбан бәйрәме иң изге сыйфатларны - шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыртуны гәүдәләндерә, мөселманнарны берләштерә.

Бу юмартлык, шәфкатьлелек, пакълек һәм игелек бәйрәмендә Аллаһы Тәгалә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт салсын! Йортларыгызга иминлек һәм тынычлык иңсен! Чалган корбаннарыгыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп итсен!

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Рамил Гатиятуллин,

Баулы муниципаль районы башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X