Туганыбыз Әлфир Миңнебаевны 70 яше белән котлыйбыз
Новозареченск бистәсендә яшәүче кадерле туганыбыз Әлфир Хәләф улы МИҢНЕБАЕВка 20 августта 70 яшь тула. Абый! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы телибез.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән Ганиев Ринат, Рузалия, балалар һәм Рәхимә әби
Нет комментариев