Кызылъярда яшәүче Мәгъсүмә әби котлаулар кабул итә

Тормышында сынаулары күп булган Мәгъсүмә апаның. Шуның нәтиҗәсендәдер бүген сәламәтлеге бер дә мактанырлык түгел. Заманыныда авыр эштә - төзелештә хезмәт куйган, аннары - нефтьчеләр идарәсенең КРС цехында. Пенсиягә дә шуннан чыккан.
Тумышы белән Саба якларыннан ул, сугыш чорында әти-әниләре белән Казанда яшәгән. Ә Баулыда нефть чыгарыла башлаган, дигән хәбәр республика буйлап таралгач, гаилә, яхшырак тормыш эзләп, бирегә килеп төпләнгән.
Шушында Мәгъсүмә Рәфкать исемле егеткә тормышка чыккан. Уллары Риф, кызлары Разалия дөньяга килгән. Бүгенге көндә аларның, оныкларының кадер-хөрмәтендә яши ветеран. Өч оныкчыгын күрү бәхетенә дә ирешкән.
Нет комментариев