Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Баулыда тыл хезмәтчәне 90 яшен билгеләп үтте

30 июня 2017, 13:11

736

0

0

Баулыда тыл хезмәтчәне 90 яшен билгеләп үтте

Йөзлеҗәннәт Якупова 1927 елда Татар Кандызы авылында дөньяга килә. Сугыш чорының бар кыенлыкларын үз йөрәге аша үткәрә ул.

- Печән дә, борчак та чаптык, гектарлап чөгендер, кишер утый идек, - дип хәтирәләргә бирелде ветеран. Бик авыр ачлык еллары иде ул. Песи борчагы, әрекмән күчәне ашый идек. Сыер, үгез җигеп көлтә ташыдык. Төрле эшләрдә хезмәт куйдым, тырышып башкардык бар эшне.

Лаеклы ялга "Южный" совхозыннан чыга. Бүгенге көндә барсына шөкер итеп, бу тормыштан канәгать булып гомер кичерә юбиляр.

Йөзлеҗәннәт апаны юбилее белән котларга Баулы муниципаль район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да килгән иде. Ул юбилярга Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Фото: "Хезмәткә дан"

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев