Ягъфәр Сәхаповны юбилее белән котлыйбыз
Кадерле Ягъфәр Гыймай улы СӘХАПОВны чын күңелебездән юбилее белән котлыйбыз! Әтиебез! Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез сиңа.
Котлап сине туган көнең белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә матур җәй сыман.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,
Сине ташламасын гомергә,
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың.
Нет комментариев