Сабан туе мөбарәк булсын!

Хөрмәтле баулылар һәм районыбыз кунаклары!
Ихлас күңелдән сезне милли бәйрәмебез - Сабан туе белән тәбрик итәм!
Сабан туе бер үк вакытта борынгы да, мәңге яшь тә бәйрәм. Анда гасырларның рухы, татарларның йөзе һәм тарихы чагыла. Әлеге бәйрәм милли традицияләребез саклануының ачык үрнәге һәм халкыбыз дуслыгы, бердәмлеге символы булып тора.
Сабантуй мәйданы дуслар очрашу урынына әверелеп, үзенең кабатланмас бәйрәм рухы, дәртле көрәш, ат чабышлары һәм мавыктыргыч милли уеннары белән үзенә җәлеп итә.
Хезмәт бәйрәмен без авыл хуҗалыгы тармагындагы матур эшләребез белән каршылыйбыз. Игенче-механизаторларыбыз җир куенына салган алтын бөртекләрдән мул уңыш алырга өметебез бар. Авыл хуҗалыгында хезмәт иткеп, районыбыз иминлеген арттырган, Баулының үсешенә өлеш керткән барлык якташларыма рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә, хөрмәтле дуслар, бәйрәм көннәрендә күңел күтәренкелеге, бәхет, сәламәтлек, теләкләрегезнең тормышка ашуын телим.
Рамил ГАТИЯТУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы
Нет комментариев