Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Изге эшләр җирдә ятмый

05 июня 2017, 07:45

966

0

0

Изге эшләр җирдә ятмый

Безнең кадерле һәм газиз кешебез - Хаҗәрия Гата кызы Мортазина 1952 елның 27 маенда Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туган. Урта мәктәптә белем алып, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән һәм аны уңышлы тәмамлаган. Хезмәт юлын Әлмәт шәһәре комсомол оешмасында сәркатип буларак башлый. 1976 елда булачак тормыш иптәше Габдрахман белән таныша. Яшь гаилә Казахстанның Мангышлак өлкәсе Шевченко шәһәрендә (хәзерге Актау) төпләнә. Әниебез башта гөлчәчәкләр питомнигында, соңрак Актау кош фабрикасында хезмәт куя, мастердан кадрлар бүлеге начальнигы вазифасына күтәрелә. Кайда гына эшләсә дә, аны
кеше белән уртак тел табып эшләве, тырыш һәм намуслы булганы өчен
хөрмәт итәләр.
1994 елда Мортазиннар гаиләсе Баулы шәһәренә күченеп кайта. Тиктормас, тынгысыз җанлы кешебез бөтенләй чит булган Баулы ягында да аптырап калмый, үзенә ошаган эш таба. Ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Ләкин сәламәтлеге какшап китеп, хастаханәләрдә күп йөрергә туры килә аңа.
Шул вакытта сәламәтлеге чикләнгән кешеләрнең нинди проблемалар белән очрашуын, кайбер кешеләрнең югалып калуын күрә, моны күңеле аша үткәрә.
1998 елдан әниебез район инвалидлар оешмасы әгъзасы. Оештыру сәләтле, оптимист рухлы, уңган кешене монда күреп алалар. 2007 елда Баулы районы инвалидлар җәмгыяте рәисе вазифасын йөклиләр. Һәр эштә тәртип яраткан
кеше тиздән әлеге оешманың электрон базасын булдыра, ел әйләнәсе эшли торган җиде мәшгульлек клубы, спорт секцияләре ачуга ирешә.
Аның тормыш мәгънәсе, девизы - мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга төрле яклап булышу, аларның тормышларын күңеллерәк итү, бер-берләре
белән аралашу өчен уңайлы мохит булдыру, кызыклы шөгыльләр уйлап табу. Ул инвалидлар оешмасындагы кешеләргә киңәшләрен бирергә генә түгел, ә кирәкле оешмаларны җәлеп итеп, ярдәм кулы сузарга да сәләтле.
Аның тырышлыгы белән инвалидлар оешмасының мәдәни тормышы үрнәк итеп куярлык булды. Оешма әгъзалары социаль һәм мәдәни проектларда, Россия, республика күләмендәге конкурсларда, фестивальләрдә, зур концертларда, спорт бәйгеләрендә катнашалар. Соңгы елларда әлеге оешмада умартачылык булдырып, бөтен республикага бер булдылар. Бал сәламәтлекләре чикле кешеләргә, инвалид балалар тәрбияләгән гаиләләргә һәм онкологик авырулы райондашларыбызга таратылды.
Олы җанлы, киң күңелле, кешеләрнең борчу-кайгыларын үзенекедәй кабул итүче әниебез, әбиебез Хаҗәрия Мортазинага юбилее көнендә иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә шундый ук оптимист рухлы, үз алдына куйган максатына ирешүчән, тырыш һәм җитез булып калуын телибез.
Балалары һәм туганнары

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев