Җиңү көне белән!

9 май - һәркем өчен изге бәйрәм. Еллар узып, буыннар алышынса да, әлеге дата ватандашларыбызга хас ватанпәрвәрлек, батырлык һәм сабырлык төшенчәләрен белгертеп, бу сыйфатларның мәгънәсен югалтмаска искәртеп тора.
Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш елларында күрсәткән көчле ихтыярыгыз, батырлыгыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтләрегез, бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Җиңүнең күпме гомерләр бәрабәренә яуланганын беркайчан да онытмабыз. Ватаныбыз бәйсезлеге өчен башларын салган якташларыбыз каһарманлыгы алдында баш иябез.
Кадерле якташларым! Сезне чын күңелемнән Җиңү көне белән тәбрик итәм! Ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек телим.
Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,
Баулы муниципаль районы башлыгы
Нет комментариев