Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле кешебез Рафаил Абдуллинны юбилее белән котлыйбыз

14 апреля 2017, 05:55

694

0

0

Шалты авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Рафаил Хуҗа улы АБДУЛЛИНны ихлас күңелдән 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Син 55 ел элек ныклы гаилә корып, тормыш иптәшеңә ныклы таяныч, балаларга кайгыртучан әти, оныкларга үрнәк булдың. Ярдәмчеллегең, төпле һәм акыллы киңәшләрең өчен сине барлык туганнар да хөрмәт итә. Хезмәт сөючәнлегең, тырышлыгың, кешелеклелегең белән син абруй казандың. Без синең белән горурланабыз. Шушы матур юбилеең көнендә без сиңа иң ихлас теләкләребезне җиткерәбез: сәламәтлегең корычтай нык, гомер юлың озын һәм сикәлтәләрсез, тормышың бәрәкәтле, һәрбер көнең шатлыклы һәм сөенечле мизгелләргә бай булсын.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев