Кадерлебез Роберт Гыйльмановны туган көне белән ихластан котлыйбыз
Шалты авылында яшәүче сөйкемле тормыш иптәшем, кадерле әтиебез, яраткан бабаем Роберт Тәлгать улы ГЫЙЛЬМАНОВның 2 апрель көнне туган көне. Без аны гомер бәйрәме белән ихлас тәбрик итәбез! Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, әниебез белән бәхетле, тигез гомер итүегезне телибез. Әтиебез! Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Әниебез белән кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, әтиләргә хас йөрәк җылысы белән кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа!
Рәхмәтебез чиксез, сау-сәламәт,
Күрсәк иде сине гомергә.
Безгә сөенеч, олы шатлык бары,
Күрү сине безнең белән бергә.
Син булганга без сәламәт үстек,
Борчуларсыз үстек, рәхәттә.
Кирәк чакта кырыс була белдең,
Шуңа, әти, сиңа рәхмәт тә.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең.
Сөенечкә, шатлыкларга төенеп,
Үтсен иде калган гомерең.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың.
Нет комментариев