Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Баулы районында яшәүче 95 яшьлек Сәкинә Карипованың үткән тормышы китап язарлык

23 марта 2017, 13:37

702

0

0

Баулы районында яшәүче 95 яшьлек Сәкинә Карипованың үткән тормышы китап язарлык

- Безнең Сәкинә апабыз бик авыр заманаларны башыннан кичкән кеше ул, ­- дип сөйләде туганнан туган энесенең хатыны Рәсимә Асылгәрәева. - Сәкинә апа безнең белән инде тугыз ел тора. Аның балачак, яшьлек еллары - үзе бер китап язарлык. Исергәп тарихында Асылгәрәй мулла дигән кешене күпләр белә. Ул борынгы вакытларда мәдрәсә тотып, авылда мулла булып торган кеше. Менә безнең Сәкинә апа аның оныгы була.

Сәкинә апага 5-6 яшь чагында аларның гаиләләрен "раскулачить" итеп, Магнитогорск ягына җибәрәләр. Гаиләдә алты бала була. Әтиләрен кулга алалар, балалар әниләре белән чит җиргә китә. Анда балаларның дүртесе ачлыктан һәм салкын тиюдән үлеп китәләр. Бу зур хәсрәтне әниләре кичерә алмый һәм акылдан шаша, соңрак аны үлгән килеш табалар. Ятим калган Сәкинә апага ун яшь тулмаган була, ике яшькә өлкәнрәк апасы белән Магнитогорскидан Исергәпкә җәяүләп кайталар.

Күпме, ничек кайтканнарын сөйли алмый елый иде Сәкинә апа, ди Рәсимә Асылгәрәева. Шулай да кайтып җитү, туган туфракны кабат күрү бәхетенә ирешәләр. Сәкинә апага 12 яшь тулганда кулга алынган әтиләре исән-сау кайта. Ике баласы белән яши башлый.

Тик кайгы тагын озак көттерми. Әтиләрен Кандыз базарында вак-төяк саткан вакытта күреп, спекулянтлыкта гаеплиләр, тагын Бөгелмә төрмәсенә алып китәләр. Балалар кабат ятим калалар. Бу юлы әтиләренең дә үлү хәбәрен әйтәләр.

Сәкинә апа бу вакытта туганнарында, күршеләрендә вак-төяк эш карашып, бала карап җан асрый. Уналты яше тулар-тулмастан Абдулино ягына төзелеш эшләренә барып урнаша. Соңрак аларның предприятиесен Самара ягына күчерәләр.

Сәкинә апаның яратып йөргән, ярәшкән егете дә Бөек Ватан сугышында һәлак була. Башка егетләргә күз салырга теләмәгән кыз гомере буе ялгыз булып кала.

Ул гомере буе шул бер эштә "Самара тимер юллары" оешмасында 47 ел эшли. Шуннан лаеклы ялга китә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев