Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Баулыда ветеран олы юбилеен билгеләп үтте

17 февраля 2017, 14:14

701

0

0

Баулыда ветеран олы юбилеен билгеләп үтте

- Мин кечкенәдән ятим калып, бер рәхәт күрмичә үстем. Аякта чабата б, ач-ялангач, авыр эш эшләп җан асраганда мин 90 яшькә кадәр яшәрмен дип уйламаган идем Минем язмыш та бик үзенчәлекле булды. Әтием, олы абыйларымны сугышта югалттым, 15 яшемдә Лаешка урман кисәргә җибәрделәр мине. Озак яшәгәч, барсын да күрдек инде. Колхозлашу чорын да баштан кичтек, Бөек Ватан сугышына да эләктек, бер җан ничек түзгәндер инде? Сугыш елларыннан соң мин 33 ел буе тәрбияче булып эшләдем, бар җылымны, назымны шул сабыйларга бирергә тырыштым, - ди ветеран. - Мин кышларын газета-журналлар укырга яратам, район газетасы "Хезмәткә дан"ны да көтеп алам. Күрәм, ветераннар, юбилярлар турында да еш язасыз, безне онытмавыгыз өчен рәхмәт.

Минҗиһан апа үзе безнең белән сөйләшкән арада Россия президенты Владимир Путинның котлау открыткасын да тиз генә укып алды. Китергән күчтәнәчләр өчен изге догасын кылып, кунакларны озатып калды.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев