Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Тыл хезмәтчәнен 90 яше белән котладылар

10 февраля 2017, 13:56

848

0

0

Тыл хезмәтчәнен 90 яше белән котладылар

Шәкүр ага 1940-нчы елда трактористлар курсын тәмамлый. Шул ук елны тракторга утырып эшли башлый.

- Сугыш еллары бик авыр булды. Яз көне сөрүгә җирләр эрү белән чыгып китә идек, - дип исенә төшерде ветеран. - Ачлыктан интектек, ашарга бернәрсә булмый иде, халыктан бәрәңге җыеп трактористларны туйдыралар иде. Тугыз ел трактордан төшмәдем. Эшләү безгә авыр булмады, бары тик ачлыктан интектек.

Шәкүр Минәҗев гомере буе Сельхозтехникада хезмәт куя. Гади трактористан баш инженер вазыйфасына барып җиткән кеше ул. Аның 45 еллык хезмәт стажы бар.

90 яшьлек юбилей хөрмәтеннән Шәкүр абыйны Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин тәбрик итте һәм Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев