Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле әниебез Рәхимә Сәмигуллинаны туган көне белән котлыйбыз

09 февраля 2017, 13:24

695

0

0

12 февральдә безнең кадерле әниебез, әбиебез Рәхимә Хәлиулла кызы СӘМИГУЛЛИНАга 87 яшь тула. Әниебез, без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән чын күңелдән котлыйбыз! Еллар үткән саен синең яхшылыгыңа, балалар өчен җан атып торуыңа, дөрес тәрбия бирүеңә, акыллы киңәшләреңә сокланып бетә алмыйбыз. Кадерлебез, бердән-беребез, сиңа ныклы сәламәтлектә, безнең бәхеткә сөенеп, шатлыклы озын гомер кичерергә насыйп итсен.

Әниебез, йомшак кулларыңны,

Учларыбызга кысып, назланып,

Бу дөньяда яшәү нинди рәхәт,

Җирдә син булганга куанып.

Бәхет теләп алсу таңнар атсын,

Саулык белән үтсен көннәрең.

Гел-гел сине сөендереп торсын

Балаларың - тормыш гөлләрең.

Барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың исеменнән кызларың Альбина, Рузалия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X