Баулы районында ветеран 90 яшен билгеләп үтте

Юбилярны тәбрик итәргә Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильмира Хөснуллина, Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина килгән иде. Алар Асия әбигә президент Владимир Путинның котлау хатын һәм бүләк тапшырдылар.
Асия Хәсәнова гаиләсенә дә Бөек Ватан сугышы сөреме кагылмыйча калмаган. 12 яшеннән колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя башлый. Асия әбинең эш стажы 27 ел. Тормыш иптәше Мәхмүтҗан абый белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә юбилярның 7 оныгы, 4 оныкчыгы бар.
Нет комментариев