Кодабыз Роберт Арслановны юбилее белән котлыйбыз
Исергәп авылында яшәүче кодабыз Роберт Альберт улы АРСЛАНОВның 9 февральдә 50 яшьлек юбилее. Кода, сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт, ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул, уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, гаилә шатлыгына төренеп, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, кодагыебыз Халисә белән матур тормыш кичерергә язсын Ходай!
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Иң изге теләкләр белән кодагыең Гөлчирә, кода-кодачаларың.
Нет комментариев