Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Баулыда яшәүче 90 яшьлек Шәмсия апа 100 яшьлек юбилеена чакырып калды

02 февраля 2017, 13:54

766

0

0

Баулыда яшәүче 90 яшьлек Шәмсия апа 100 яшьлек юбилеена чакырып калды

- Шәмсия апа, без сиңа Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын китердек. Күзлек кисәгез бәлки үзегез дә укый алыр идегез, - диде бераз шаяртып Ринат Хәмидуллин.
- Кая, мин аны күзлексез дә укый алам, балалар! - дип котлау хатын алды юбиляр. - Монда бит русча язылган, татарча булса, рәхәтләнеп укыйм мин. Тугызынчы дистәне ваклаган, дөньяның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган, бала кайгыларын да кичергән Шәмсия апа уенын-чынын бергә кушып 100 яшен бәйрәм итәргә килгәндә татарча котлау китерерсез диде.
Шәмсия апа Гәрәева Башкортстанның Туймазы районында туып үскән. Гомере буе колхоз кырларында тир түккән. Аңа басу-кырларда да, терлекчелектә дә хезмәт куярга туры килә. Бөек Ватан сугышы еллары бигрәк тә авыр булды дип искә ала ветеран.
- Ул елларны мин Мәскәү шәһәрендә уздырдым, торф чыгаруда да эшләдем. Җилкәгә көянтә-чиләк асып шунда эшләүчеләргә эчәр өчен су ташырга да туры килде. Сугыштан соң инде тагын башны да күтәрмичә терлекчелектә савымчы булып эшләдем, - ди юбиляр кулындагы дисбесен тартып. - Мин беркайчан кеше рәнҗетмәдем, хәтта тавыш күтәреп дәшә дә белмим. Тыныч булдым, тырыш булдым, шуның өчен дә гомерем озын булгандыр. Бүгенге көндә дә бик сызланып, кайсыдыр җирем авырта дип зарлана алмыйм, аллага шөкер. Балаларым да игелекле булдылар.
- Безнең әниебез изге күңелле кеше. Безне укытырга, кеше итәргә тырышты, - ди улы Фәнил Гәрәев. - Чынлап та озын гомерле булуы, яшьлегендә матур яшәвенең нәтиҗәседер. Беркайчан да байлык артыннан кумадылар, шулай да җитеш, мул, тату гаиләдә үстек без. Әни һәрвакыт әтиебез, балалары өчен өзелеп торды. Кызганыч, әти генә бу рәхәт тормышларны күрә алмады. Эше авыр булуга карамастан, без укудан кайтуга һәрвакыт җылы пешкән ашлары көтеп торды, өйдә һәрвакыт чиста-пөхтә иде. Безне - балаларын да шулай тәрбияләргә тырышты ул.
Бүгенге көндә Шәмсия апа "сугыш ветераннарын һәм аларның толларын торак белән тәэмин итү программасы" нигезендә алган фатирында матур итеп гомер кичерә. 4 баласы, 8 оныгы бәхетенә сөенеп гомер йомгагын сүтә.
Шәмсия апа кунакларны 100 яшьлек юбилеена чакырып, рәхмәтләрен әйтеп, изге дога белән озатып калды.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев